Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
30 октябрь 2019, 16:04

Гөлшат

Гөлшат +Рәвил. Бу мәхәббәт сүзләре малай бишенче, кыз җиденче сыйныфта укыган чакта ук дәфтәр битендә язылган була. Беркатлы балачак, мәктәп еллары артта калса да, Рәвилнең Гөлшаты бүген үзе белән, алар җитәкләшеп бер сукмактан атлый. Алай гына да түгел, уртада мәхәббәт җимешләре – Дамир, Диләрә һәм кеченә Дарина да бар. Бу парның җитәкләшеп клубка йөргән чагын мин хәтерлим әле. Бик матур пар иде алар. Рәвил зур кара күзле оялчан Гөлшатны өеннән барып ала, озатып куя. Гел шулай яклап һәм саклап йөретте ул аны. Гаилә башлыгының ул матур хисләре әле дә саклана. Гөлшат исә уңган хуҗабикә, хәстәрлекле әни, сабыр һәм тыйнак хатын-кыз булып өлгерде.

Рәвил Рамил улы Нефтекама нефть колледжын тәмамлап, хезмәт юлын нефтьчеләрнең 6нчынефть һәм газ чыгару промыселында скважиналарны капиталь ремонтлау цехында бораулаучы ярдәмчесе булып башлый. Бүгенге көндә ул Яңа технологияләр сервисында супервайзер вазыйфасын башкара. Ә Гөлшат Канәфи кызы Бөре педагогия институтының психология бүлеген тәмамлап, үзе укыган мәктәпкә психолог булып урнаша. Штаты кыскарып, аңа мәктәп янында бакчачы булып эшләргә дә туры килә. Нинди генә эш башкарса да, Гөлшат эшнең тәмен белеп эшли. Кечкенәдән авыл халкы аның уңганлыгыннан хәбәрдар. Әниләре өйдә юкта сыер яткан идәнне ап-ак итеп юып куйган бит ул. Рәфинә апа кызын тормышка ныклы тәрбияләгән, Гөлшат әдәпле, кечелекле һәм кешелекле, бар эшкәдә уңган хуҗабикәгә әйләнде. Аш-суга да оста, бакча үстерергә дә әвәс. Яшь хуҗабикәнең кулларыннан гөлләр тама.
2003 елда кушылган яшьләр биш ел дәвамында әти-әниләрендә яшиләр. Һәм 2009 елда яшь гаиләләргә бирелүче субсидиягә өлгәшеп, кирпечтән йорт тергезеп башка чыга. Әбелкарамовларның нур чәчеп утырган йорты яныннан кышын тәрәз төпләрендәге орхидеяләргә, җәен өй алдындагы бакчадагы гөлләренә сокланып үтәсең. Җиденче сыйныфта укыган уртанчы кызлары Диләрә дә әнисенең ярдәмчесе, сердәшчесе булып үсеп килә. Буш вакытларында волейбол һәм баскетбол белән шөгыльләнә. Уллары Дамир исә буй җиткән егет булган, ул 9 сыйныфта укый, Югары Тәтешленең балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе хоккей командасы әгъзасы. Төпчекләре Дарина балалар бакчасында тәрбияләнә. Балалар өчесе дә мәктәп тормышында һәм авылда үткән мәдәни чараларда актив катнаша. Гөлшат үзе дә мәдәният йортында оештырылган «Ләйсән» вокал төркеме әгъзасы.
Оясында ни күрсә, очканында шул булыр, ди халык. Гөлшат белән Рәвил икесе дә күркәм, тату гаиләдә туып үскән кешеләр, ике яктан да әти-әнинең киңәшен, ярдәмен тоеп яшиләр. Күркәм холыклы Әбелкәрамовлар гаиләсе авылдашлары, күрше-тирәсе белән дә дус-тату мөнәсәбәттә яши.
Фәрзәнә ИСМӘГЫЙЛЕВА
Читайте нас: