Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
30 октябрь 2019, 14:23

Газ белән агуланган 5 кешенең берсе вафат

Нефтекама шәһәрендә зур фаҗига теркәлә: 5 кеше газ белән агуланган. Әлеге вакытта дәваханәдә реанимациясендә 4 кеше – ир, хатын һәм ике бала – ята. Балаларның әнисе медиклар килгәнче үк якты дөньядан китеп барган.

БР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, балаларның һәм бер өлкән кешенең сәламәтлеге авыр дип бәяләнә, алар комада, ясалма сулыш алу аппаратына тоташтырылганнар. Икенче өлкән кешенең хәле уртача авырлыкта.
Удачная урамындагы 7 санлы йортта ир белән хатын яшәгән. Күршеләре сүзләре буенча, аларга ике баласын ияртеп кызлары кунакка кайта. Беренчел мәгълүматлар буенча, газ ягулык корылмасының таушалуы сәбәпле чыгып ятарга мөмкин. Бу хакта күршеләр дә сөйли. Алар гаиләне уңай яклап искә ала. Фаҗига урынында тикшерү-оператив төркем дә эшләгән. Тикшерү комитеты тарафыннан җинаять эше кузгатылган. Каза күрүчеләрнең туганнары исә нинди дә булса фаразлар әйтүдән баш тарта. Табиблар сүзләре буенча, реанимациядә киеренкелек саклана.
Фаҗигадән соң тиз арада тикшерү комитетыннан белгечләр, ЭЭМ, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре килгән һәм вакыйга урынын өйрәнгән. Җылылык системасыың төзеклеген дә тикшерәләр. Йортта яну эзләре күренми.
Автор : Шакирҗанова Әлфия
Чыганак: gtrk.tv
Фото: m.1777.ru
Читайте нас: