Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
30 октябрь 2019, 16:10

Сагынырсың саргаерсың читләргә китеп кара.

Сагынырсың, саргаерсың, Читләргә китеп кара. Быел Ходайның рәхмәте белән гомеремдә беренче тапкыр Боинг 7-3-7 самолетына утырып очтым. Йөрәк дөп-дөп тибә, шулкадәр курктым. Тирә-ягыма карыйм кешеләр рәхәтләнеп утыра: кайсы китап укый, кайсы музыка тыңлый, үзара сөйләшәләр, көлешәләр. Шуннан азрак тынычландым. Аска карасаң, ак болытлар йөзә, кояш нурлары җемелди, и, Ходайның хикмәте. Без кечкенә чакта самолетларны күргәнебез дә юк, әкият итеп кенә сөйлиләр иде. Израильдә безне экскурсовод каршы алды. Һәрберебезнең исем-фамилияләребезне барлап чыкты һәм миңа карап елмаеп: «Ей 72 года, она у нас самая старшая», – дип өстәп куйды.

Сагынырсың, саргаерсың,
Читләргә китеп кара.
Быел Ходайның рәхмәте белән гомеремдә беренче тапкыр Боинг 7-3-7 самолетына утырып очтым. Йөрәк дөп-дөп тибә, шулкадәр курктым. Тирә-ягыма карыйм кешеләр рәхәтләнеп утыра: кайсы китап укый, кайсы музыка тыңлый, үзара сөйләшәләр, көлешәләр. Шуннан азрак тынычландым. Аска карасаң, ак болытлар йөзә, кояш нурлары җемелди, и, Ходайның хикмәте. Без кечкенә чакта самолетларны күргәнебез дә юк, әкият итеп кенә сөйлиләр иде.
Израильдә безне экскурсовод каршы алды. Һәрберебезнең исем-фамилияләребезне барлап чыкты һәм миңа карап елмаеп: «Ей 72 года, она у нас самая старшая», – дип өстәп куйды. Чик буйлап бик озак бардык. Юлда автомат тоткан сакчылар еш очрый. Автобусны да тикшереп чыгалар. Безнең маршрут Иисус Христос белән бәйле. Гид бөтен нәрсәләрне аңлатып, сөйләп бара. Вифлеема, Мертвое море аша Иерусалимга килеп җиттек. Биредә автобуслардан төшкән һәрбер кеше тубыкланып җирне үбә. Анда эскәмия, утыргычлар юк. Утырасы килгән кеше җиргә утыра. Безнең теләгебез – шушы изге җирдә Аль-Акса мәчетенә кереп намаз уку иде. Шуңа да төркемнән аерылып урамда басып калдык. Чит телдә бер кәлимә сүз белмибез, бар нәрсә ят. Ярый әле 14 яшьлек оныгым инглизчә азрак аңлый, аңлата белә. Мәчеткә барып җиттек. Ерактан ук йөрәкләргә үтеп керә торган Азан тавышы каршы алды. Мәчет ишек алдындагы ике солдат өс-башыбызга игътибар итте. Мин спорт костюмында идем. Озын итәк, башыма ак яулык бирделәр. Күзләр генә күренеп тора. Анда башта Әлхәм сүрәсен укыйлар аннан гына мәчет тупсасын атлап керәләр икән, без дә шулай иттек. Анда кергәч, таһәрәт алу бүлмәсенә озаттылар. Бездәге кебек су күпләп акмый, тамчылап кына, сакчыл гына ага. Анда кая гына барсак та суның иң зур байлык, кадерле икәнен аңладык.
Бу мәчет бик озак еллар салынган аны Дауыт пәйгамбәр салдыра башлаган, аның тавышы шундый матур булган, ул дога укыганда аңа кошлар кушылып сайраган, дип сөйлиләр. Аның эшен Сөләйман пәйгамбәр дәвам иткән.Ул пәйгамбәрләр арасында иң бае булган. Ошбу мәчеттән пәйгамбәребез Мөхәммәт с.г.в. Миграҗ кичәсендә күккә ашкан. Шул урында бер таш барлыкка килгән, ул матур итеп уратып алынган. Уртасында бәләкәй генә чокыры бар. Шул урынга кулыңны куеп теләк телисең. Бик озак чиратта торып, мин дә кулымны куеп үземә, балаларыма, туганнарыма, үзебезнең Башкортстаныбызга, яшел бишегебез – Тәтешлегә аяз күк йөзләре, тыныч тормыш теләп хәерләр салдым. Ул таштан оҗмах исе килә, дип әйтелә. Минем дә куллардан көне буе аңлатып бирә алмаслык тәмле ис килеп йөрде. Аль-Акса мәчетенең аскы катында бөтен пәйгамбәрләр Мөхәммәд (с.г.в) белән бергә намаз укыган, сәҗдә кылганнар. Безгә дә шушы изге урында сәҗдә кылырга насыйп булды. Мәчет тулы кеше, һәрберсенең кулында изге китаплар. Шушы урында алган шатлыклы, куанычлы кичерешләребез белән без үзебезнең төркемгә барып кушылдык һәм Турциягә кайтып җиттек.
Читне макта, илеңдә тор, ди халык. Шушы көннәрдә өзелеп туган ягымны сагындым. Яшел урманнары, шифалы чишмәләре белән дан тоткан Тәтешлемә кайтып керүемә күзләремә яшь тулды. 50 ел элек килен булып төшкән Шәрдәк авылында җиде чишмә бар. Авылдашлар аларны тазартып, төзекләндереп торалар. Юлларыбыз тигез, чит илгә караганда үзебезнең якның чисталыгы сокландыра. Җылы, матур йортларда яшибез. Аллаһка шөкер, үзебездә мәчетләр эшли, авыл өстендә иртә кичен ямьле Азан тавышлары тарала. Чит илләргә барып кайту – ул бер төш сыман гына. Туган җиребезнең ни кадәрле кадерле һәм газиз икәнен аңлыйсың. Ходай туган җиребездән аермасын, дөньялар имин булсын.
Мәгъсүмә ШӘРИФГАЛИЕВА
Читайте нас: