Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
31 октябрь 2019, 16:55

Апер синдромлы ике яшьлек Соня дәвалану өчен Израильгә китә алмаган

Ике яшьлек Соня Гыйззәтуллина – Стәрлетамак районыннан. Бит формасы үзгә булган ике яшьлек кызда Апер синдромы ачыкланды.

Моңа кадәр аның гаиләсе иске йортта, җылысыз, плитәсез һәм эссе сусыз яшәгән. Соня турында киң җәмәгатьчелеккә билгеле булгач, республика Башлыгы бу хәлне үз контроленә алды. Шушы көннәрдә хакимият Соняның гаиләсенә яңа фатир бирде. Хәзер кыз әти-әнисе белән яңа торакта яши.
Шулай ук республика власте Соня Гыйззәтуллинаның дәвалануын оештыру мәсьәләсен дә күтәрде. Кызны Израиль клиникасында көтәләр. Әмма бу эш тукталып калган. Чөнки, гаилә белән эшләүче волонтер әйтүенчә, муниципаль түрәләр документларны дөрес тутыра алмаган.
Әле Соня әнисе белән өйдә. Гыйззәтуллиннар дәвалануга китәр өчен яңа дата билгеләнүен көтәләр.
Чыганак: ufatime.ru
Фото: "Радуга Добра"
Читайте нас: