— Камил, син кем булырга телисең?
Тигез генә рәттән килгән укытучы бер мәлгә аптырап кала һәм кызга төбәлә. Ялгыш ишетмәдемме икән, дигәндәй уйланып, һавада эленеп калган авазлар тезмәсенең эзен капшап тора. Аннары үз-үзенә ышанмыйча кабат сорый:
— Подполковник, — дип кабатлый кыз күз дә йоммыйча.
Укытучы сынаулы карашын тагын кызга төби. Тырнак астыннан кер эзләү, дип булмый инде моны... Сүз астыннан яшерен мәгънә эзли, дияргә ярыйдыр. Вәт, ул сынаулы карашын кызга төби: елмаймыймы, күзләре хәйләкәр елтырамыймы, астыртынлыкның тагын башка билгеләре юкмы — шуны күзәтә. Тапмый. Һәм елмаеп куя. Шайтан алгыры, шушы бот буе бала ничек шулай дип шаярта белсен инде! Үзе гаепле барысына да. Шулай да ул күңеленә тынгылык табарга тели:
— Ә ни өчен подполковник?
Кыз сорауны аңламый һәм укытучы төшендереп бирә:
Хәзер кыз аптырап кала. Илдарга карап ала. Һәм әйтеп куя:
— Бер сыйныфта ике полковник булмый.
Укытучының йөзе яктыра төшә. Ул тагын рәт буйлап атлый:
— Данис, син кем буласың?
Укытучы баядан бирле түземсезләнеп кул күтәреп, без өстендәгедәй утыручы малай янына килә:
Дамир тамагын кырып ала, тавышын көйли һәм барлык сыйныфка ярып сала:
— Аларга әти гел акча бирә. Мин гибибидишник булсам, әти миңа да бирәчәк. Башкалар да бирәчәк.
Укытучы сәяси хатаны төзәтергә ашыга:
— Юл хәвефсезлеге хезмәткәрләре бик җаваплы эш башкара, балалар. Алар һәртөрле аварияләрне кисәтә, юл кагыйдәләренең дөрес үтәлешен таләп итә.
— Һәм акча җыя, — дип өсти Дамир.
— Штраф түләтә, — дип төзәтә аны укытучы. — Ә акчаны намуссыз хезмәткәрләр генә ала.
— Яхшы, ә Илһам, син кем буласың?
— Намуссыз хезмәткәр булам.
— Ни өчен? — ди ул йомшак кына.
— Кем әйтте? — Бу сүз укытучы авызыннан ирексездән чыгып ычкына. Тик Илһам җавап бирә:
Укытучы, көймәсенең комга терәлүен аңлап, сүз күпертеп тормый, ары китә. Минем малайга җитә:
— Программист, — ди малай артык исе китми генә.
Кайтканда малайдан сорыйм:
— Син бит гел “шпион булам” ди торган идең. Нигә “программист” дидең?
— Әти, ничек әйтим? Җыен полиция арасында!