Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
5 ноябрь 2019, 10:36

Иң күп сатылучы телефоннар нинди?

Агымдагы елның тугыз аенда 19 миллион 400 мең телефон сатып алынган.

Сатып алу 8 процентка арткан. Шушы ук тугыз ай эчендә, кәрәзле телефоннарга хаклар 6 процентка артып, уртача 16 мең сумга җиткән. Иң күп сатылучы телефоннар арасында Samsung, Nonor, Apple компанияләре алдынгылыкны алып тора. Кытай җитештерүчеләре телефон базарының 48 процентын яулап алган. Узган елда Русия халкы 469 миллиард сумга 30 миллион данә телефон сатып алган булган.
Читайте нас: