Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
5 ноябрь 2019, 10:49

Русиядә Интернет күпкә очсызрак

Русия смартфоннар кулланучылар буенча дөнья илләре бишлегенә кергән, ә лимиты булмаган интернет кайбер үсешкән илләрдәгегә караганда күпкә очсызрак. Бу хакта якшәмбе көнне РФ премьер-министры Дмитрий Медведев Көньяк-көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясенең (АСЕАН) Эшлекле инвестицион саммитында чыгыш ясаганда әйтте.

“Русия, башка илләр кебек үк яңа икътисади чынбарлыкка яраклашыр юллар эзли. Дөньяның цифрлы картасында Русия санлы икътисадка җәлеп ителгәнлек буенча җиденче урында тора, а смартфоннар кулланучылар буенча без - бишенче урында, ягъни кешеләрнең гаджетлар куллануы буенча без бишенче урынны билибез”, - дип билгеләде РФ хөкүмәте премьер-министры.
Ул Русия ирешкән башка күрсәткечләрне дә исәпләп үтте: “Без элемтә инфраструктурасын актив үстерәбез – илебезнең 85% халкы мобиль интернет белән бәйле мөмкинлекләрдән куллана, ә 70% урта яшьтәге русиялеләр моны көн саен эшли. Үсешкән илләр арасында лимитсыз интернет Русиядә чагыштырмача очсыз, мәсәлән, Япониядә ул - 9, АКШ һәм Корея Республикасында 17 тапкыр кыйммәтрәк”.
“Безнең өчен иң мөһиме – кешеләр мәнфәгатенә эшләүче технологияләр өстендә эшләү һәм булдыру, русиялеләрнең тормышын уңайлы итү, аларның вакытларын экономияләү”, - диде РФ министрлар кабинеты башлыгы.
Чыганак: futurerussia.gov.ru
Фото: sm-news.ru
Читайте нас: