Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
7 ноябрь 2019, 17:10

Иммунитетны ничек ныгытырга?

Салкын кышка да озак калмады. Нәкъ менә кыш айларында төрле авыруларга дучар булмас өчен организмны алдан әзерләргә кирәк тә инде. Кыш алдыннан иммунитетны ничек ныгытырга кирәклеге турында диетологлар киңәшләр бирә.Иммунитетны саклау өчен беренче булып витаминнар ярдәмгә килә. Белгечләр әйтүенчә, иң күп С витамины цитруслы җиләк-җимешләрдә түгел, ә тозлаган кәбестә һәм болгар борычында була.

– Күпләр апельсин, лимон кебек цитруслыларны С витамины буенча чемпионнар, дип саный. Чынлыкта исә бу алай түгел, болгар борычында һәм тозлы кәбестәдә С витамины ун тапкыр күбрәк, – ди табиб-диетолог Сергей Обложко.
Профессор, шәхси медицина табибы Маргарита Королева сүзләренчә, тозлы кәбестә шул ук вакытта эчәклек микрофлорасына ярдәм итүче табигый пробиотик та булып тора.
– Югары кан басымы, гәү­дә авырлыгы артык булган ке­шеләргә кышкылыкка кә­бе­стәне тоз кулланмыйча әзер­ләргә мөм­кин. Бу очракта аны нарат җиләге, мүк җиләге кушып әзерләргә киңәш ителә, – ди Королева.
Спорт белән шөгыльләнмичә дә ябыгып була
Диетологлар спорт белән шөгыльләнмичә ничек ябыгырга мөмкин булуын сөйләде
Киңәшләр Food.news порталында чыкты. «Аксымга бай ризыклар – кош ите, балык ашарга кирәк. Альтернатива сыйфатында борчак, фасоль, нут, чиа орлыгы, чикләвек, тозсыз арахис һәм кабак орлыгы кулланырга мөмкин. Моннан тыш, чикләнгән вакыт булганда, өзек туклану режимы ярдәм итәчәк. Мисал өчен, 18 сәгатьтән соң ашамаска кирәк», – ди табиблар.
Альтернатива өчен диетологлар атнага өч тапкыр тәүлегенә 25 процент калорияле ризык ашарга, ә калган көннәрдә гадәти режимда тукланырга тәкъдим итә. Белгечләр шулай ук стресс­тан качарга киңәш итә, чөнки алар аппетит уята. Йокы режимын нормальләштерү дә авырлыкны киметүгә ярдәм итә ала.
Икенчегә җылытырга
ярамый!
Кайбер ризыкларны кабат җылыту куркыныч тудыра
Табиблар әйтүенчә, кайбер ризыкларның кабат җылынуы сәламәтлек өчен куркыныч тудыруы мөмкин. Белгечләр сүз­ләренә караганда, йомыркаларны кабат термик эшкәртергә ярамый, чөнки продуктта онкология авыруларының үсешен китереп чыгаручы токсиннар һәм канцерогеннар барлыкка киләчәк.
Экспертлар шулай ук итне дә кабат җылытмаска киңәш итә. Бу аксым продукты, ә термик эшкәртүдән соң ул авыр ризыкка әверелә. Белгечләр җылытмаска киңәш иткән башка продуктлар арасында бәрәңге, чөгендер һәм гөмбә дә бар. Табиблар бу продуктларның файдалы сыйфатларын һәм витаминнарын югалтачагын, шулай ук ашказаны белән проблемалар тудырырга мөмкин, дип аңлата.
Читайте нас: