Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
7 ноябрь 2019, 22:14

Качкынны күрмәдегезме?

6 ноябрь көнне Башкортстанның Мәләвез шәһәрендәге 7нче санлы холык төзәтү колония-поселениясеннән (ИК-7) тоткын качкан.

Тоткын ирне күп тапкырлар хөкем иткәннәр. Әлеге срогын көчләү, сексуаль характердагы көчләүче гамәлләр һәм караклык өчен биргәннәр. Аны 6 ел һәм 6 айга ирегеннән мәхрүм иткәннәр. Тоткын шушы срокның 4,5 елын рәшәткә артында үткәрергә өлгергән. Моңа кадәр дә ул караклык, наркотиклар саклаган һәм разбой өчен хөкем ителгән булган.
Әле качкынны эзләү буенча чаралар үткәрелә.
Читайте нас: