Авыру китереп чыгаручы вирус үзәк нерв системасында үрчи һәм организмнан селәгәй белән бүленеп чыга. Авыруның клиник билгеләре беленгәнче 1-7 көн үтә. Мондый хайваннар белән төрле бәйләнешкә кергәндә – тешләнгәндә, селәгәе тиеп киткәндә, шулай ук алар селәгәе белән пычранган төрле әйберләрне тотканда авыру йогарга мөмкин.
Хайваннар тешләсә,
нинди чара күрергә?
Авыруның инкубацион чоры хайваннарда берничә атнага, ә кайбер очракта елга да сузылырга мөмкин. Әмма ул инде 5-10 көн үтүгә тирә-яктагы кешеләргә куркыныч тудыра. Авыру өч стадиядән тора. Беренче стадиясендә усал булып күренгән хайван «ягымлыга» әйләнә, күңеле күтәренке була, хуҗасын яларга үрелә. Һәм, киресенчә, акыллы хайваннар усаллаша, хуҗасы чакырса, караңгы почмакка поса. Яраткан ризыгыннан баш тарта һәм, киресенчә, ашарга яраксыз нәрсәләрне йотарга мөмкин. Яктылыкны, тавышны яратмый. Берникадәр тән температурасы күтәрелә. Авыру хайван кешегә тартыла. Икенче стадиядә хайван агрессив, котырынган хәлгә керә. Уйламаган җирдән тешләп алырга, һөҗүм итәргә сәләтле. Аннан соң өченче паралитик стадиягә күчә: хайванның йоннары тырпая, аскы ияге, теле сәленеп төшә, авызыннан селәгәе агып тора. 8-10 көннән хайван үлә.
Котыру авыруы этләргә караганда песиләрдә көчлерәк була. Вирус йоктыру белән ул борчыла, үртәлә, тавышы карлыга, куркып кына карый, ашаудан баш тарта, хуҗаларыннан кача. Икенче көнгә ул усаллаша башлый. Кешегә һәм этләргә сикерә. 1-2 тәүлектән паралич барлыкка килә һәм 2-5 көндә песи үлә.
Котыру авыруының яшерен чоры кешеләрдә 30 көннән 90 көнгә кадәр, хәтта бер елга да сузылырга мөмкин. Кешенең кайчан авырый башлавы тешләү урынына, тешләгән җәнлекнең төренә, җәрәхәтнең тирәнлегенә һәм яраның дөрес итеп эшкәртелүенә бәйле. Бигрәк тә бит, баш, кул-аяк, бармаклар тешләнү куркыныч.
Хайван тешләгән очракта
Тешләнгән, сыдырылган яки селәгәй тигән урыннарны тиз арада 10-15 минут дәвамында сабынлы су белән юарга, җәрәхәт урынын бәйләп куярга һәм кичекмәстән табиб-хирургка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ул зыян күрүчегә тиешле ярдәм күрсәтә һәм профилактик прививкалар билгели. Бу эшләр вакытында эшләнмәсә, кеше авырый башлый һәм ул үлем белән тәмамлана.
Тешләгән хайванга прививка ясатылганмы-юкмы икәнен белү мотлак. Аны ун көн дәвамында ветеринар күзәтчелеге астында тотарга.
Хайваннарда котыру авыруын булдырмау өчен сатып алган малны шунда ук исәпкә куярга.
Ел саен прививка ясатырга, малларны, хайваннарны махсус урыннарда көтүләргә.
Эт-песиләрне җәмәгать урыннарына алып кермәскә.
Балигъ булмаганнарга куркыныч янаучы этләрне йөртергә рөхсәт ителми.
Бервакытта да йорт хайваннарын урамда, базарда, подъездда һәм дачаларда калдырмаска тырышыгыз.
Котыру авыруыннан
дәва бармы?
Кызганычка каршы, моңача котыру авыруы белән чирләгән кешене дәвалау ысулы юк. Әмма профилактик прививкалар кеше тормышында бик мөһим роль уйный. Әгәр табиб прививка тәкъдим иткән икән, аны шунда ук ясатырга кирәк. Вакцинация – авырудан 100 процент гарантия.
Елена СОлтанова,
врач-инфекционист.