Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
8 ноябрь 2019, 15:35

Янгын сүндерү часте җитәкчесе... алты йортка ут төрткән

Ул кулга алынган, аңа 26 яшь

Хакасиянең Аскиз районында янгын сүндерү часте начальнигы торак һәм хуҗалык корылмаларына ут төртүдә шик төшеп тоткарланган. Ул элек мотоцикл урлаган өчен хөкем ителгән булган.
Тикшерү фаразы буенча, 30 августтан 28 октябрьгә кадәр ул биш тапкыр торак йортлар, мунча һәм гараж яндырган. Янгын сүндерүчене күзәтү камералары видеоязмасы ярдәмендә эләктерәләр. Районның баш янгын сүндерүчесенең корылмаларга ут төртүенә якташлары һич тә ышана алмый.Шнайдер ут төртү юлы белән чит милекне аңлы рәвештә юк итүдә гаепләү буенча кулга алынган. Янгын сүндерү часте начальнигы үзенең кылыгын бүлекчәнең табигый бәла-казаларга әзерлеген тикшерү теләге белән аңлата. Барлык янгыннар да төнлә, Шнайдер сменада булмаган вакытта килеп чыккан.
«Кызыл таң» сайтыннан.
Читайте нас: