Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
8 ноябрь 2019, 15:30

Җылы киенегез, суыта!

Ял көннәрендә республикага салкын һава агымы керә, дип кисәтә синоптиклар.

Төньяк һәм таулы районнарда карлы яңгыр явачак. Җил көньяк-көнбатыштан төньяк-көнчыгышка таба күчә. Һава температурасы көндез 1дән 6 градуска кадәр җылы.
Иртәгә яңгыр һәм карлы яңгыр көтелә. Юлларда урыны белән бозлавык, кар сырынтылары булуы ихтимал. Җил төньяктан, төньяк-көнчыгыштан, талгын. Һава температурасы төнлә — 0-5, көндез 2дән + 3 градуска кадәр көтелә.
Якшәмбе явым-төшемсез, юлларда урыны белән бозлавык булачак. Җил алмашынучан. Һава температурасы төнлә — 1дән 6 градуска кадәр салкын, аязыткан вакытта 10-15 градуска кадәр салкынайтачак. Көндез җылырак —минус 4тән плюс 1 градуска кадәр.
Читайте нас: