Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
9 ноябрь 2019, 23:15

50 йомырканы бер утыруда ашый

Һиндстанда 42 яшьлек ир дуслары белән пешкән 50 йомырка ашый алам дип бәхәсләшкән. Җиңгән хәлдә, ул 2 мең рупий (безнең акча белән 2 мең сумга якын) алырга тиеш була.

Әйткән сүз — аткан ук. Ирнең каршына бер чиләк пешкән йомырка куялар һәм ул ашый башлый. Тик 41нчесен ашап беткәч, бахыркай аңын югалтып егыла.
Аны ашыгыч рәвештә район дәваханәсенә китерәләр, ә аннары Медицина фәннәре институты клиникасына илтәләр. Кызганычка каршы, табиблар ирнең гомерен саклап кала алмый. Ул берничә сәгатьтән вафат була.
Табиблар аның кинәт күп ашаудан күбенеп үлүен билгеләгән. Гаилә әгъзалары аның үлеменә аңлатма бирүдән баш тарткан.
Фото: dekor.delfi.ee
Читайте нас: