Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
9 ноябрь 2019, 14:55

"Күрәм, сезне кемдер сихерләгән..."

Салават районында күрәзәче, 73 яшьлек пенсионерны алдап, акчасын урлаган.

Фаҗига көнне әби кибеткә бара. Юлда аны таныш булмаган хатын туктата, ул "Сезне сихерләгәннәр" дип, үзенең ярдәм итә алуын белдерә. Арытаба күрәзәче әбине өенә чакырган. Анда барышлый әби банктан 54 мең сум акча алган.
Күрәзәче үз эшен эшләгәч, әби аңа пакетта булган акчасын биргән. Ә күрәзәче күпмедер вакыттан "сихер алынмады" дип, акчаны кире кайтарган. Пенсионер хатын пакетны өенә кайткач кына ачып караган. Анда кискәләнгән гәзиттән башка берни булмаган. Арытаба әби полициягә мөрәҗәгать иткән.
Бу вакыйга буенча җинаять эше ачылган.
Читайте нас: