Төрлесеннән
9 Ноября 2019, 17:30

Оныклар кулына калсаң...

Самара өлкәсендә пенсионер әби салкын тавык абзарында өч ай буена яшәгән. Сарайга аны оныгы һәм туруны куып чыгарган.

Добавить в предпочтительные источники Google
Мескен әби тавыклар асрый торган кечкенә сарайны үзенчә яшәү өчен яраклаштырган. Җиргә иске паласын түшәгән, күршеләреннән диван урнаштыруда ярдәм сораган.Бу хәлгә тыныч кына карый алмаучы күрше-тирәсе төрле инстанцияләргә хәбәр итә. Гражданнарның күпсанлы мөрәҗәгатьләреннән соң, өлкә губернаторы чиновникларга бу мәсьәләне хәл итәргә, әбигә ярдәм итәргә куша.Хәзерге вакытта әбекәй социаль кунакханәдә яши. Өс-башы караулы, тамагы тук. Социаль хезмәткәрләр аны пансионатка урнаштыру өчен документлар әзерли.Мондый картлыкны беркемгә дә күрсәтмә, Ходаем...
Фото:ГТРК "Самара"
Читайте нас