Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
11 ноябрь 2019, 20:55

Суыткыч нинди сер саклаган?

Англиянең Уилтшир графлыгында иске, таушалган гына йортта бер карчык яшәгән. Озын гомер кичереп бакыйлыкка күчкән. Әбинең туганнары, йортын сатарга ниятләгәч, башта караштарып чыгыйк, бәлки, антиквар әйбер табарбыз дип, бүлмәләрне, иске генә мебель эчләрен, яньчелеп беткән суыткычны тәфсилләп тикшереп чыкканнар.

Һәм ялгышмаганнар. Туганнар суыткычның морозильник өлешеннән гомум бәясе 100 мең фунт стерлинг тәшкил иткән кыйммәтле бизәнгечләр – Ренессанс эпохасына (XVII гасыр) караган кулоннар тапканнар. Эксцентрик пенсионер карчык бу кыйммәтле әйберләрне морозильникта ит кисәкләре янына яшергән булган.
Әбинең оныклары аукционист Пиппа Кидсон-Триггны чакырганнар. Эксперт байлыкларның суыткычта саклануына бик гаҗәпләнгән. Әмма аның әйтүенчә, суык кулоннарга, алтыннарга, көмеш әйберләргә зыян салмаган.
Туганнар әйтүенчә, аларның әбисе 1960нчы елларда затлы ханым булган, дилерлардан, ювелирлардан, аукционистлардан кыммәтле бизәнгечләр, антиквариат җыю белән мавыккан. Ханым барлык квитанцияләрен саклаган, шулар белән ул әйберләрнең урланмаган булуын дәлилләргә теләгән.
Кыйммәтле кулоннар, беләзекләр, балдаклар, чылбырлар, алкалар – барлыгы 30 әйберне үткән елның 13 ноябрьдә аукционнан сатканнар.

Читайте нас: