Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
11 ноябрь 2019, 21:15

Тәрбияче бассейнда батып үлгән

Бу фаҗига Уфадагы балалар бакчасында булган.

Уфада 8 ноябрьдә балалар бакчаларының берсендә коточкыч бәхетсезлек очрагы булган. “Башинформ” агентлыгы хәбәр итүенчә, кичке вакытта билгесез сәбәпләр белән тәрбияче балалар бакчасындагы бассейнга кергән. Суда ул бата башлаган.Вакыйга урынына “Ашыгыч ярдәм” чакыртканнар. Алар хатынны дәваханәгә озаткан. Табиблар балалар бакчасы хезмәткәрен коткарырга тырышсалар да, аның гомерен саклап кала алмаганнар.
Әлеге үлем очрагы буенча тикшерү эше башланган. Аның үлеменең чын сәбәпләрен билгеләү өчен судмедэкспертиза билгеләнгән.
"Кызыл тан" сайтыннан
Фото: "Башинформ" агентлыгыннан.
Читайте нас: