Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
13 ноябрь 2019, 21:10

Аномаль салкыннар килә Аномаль салкыннар килә

Гидрометеорология үзәгеннән хәбәр итүләренчә, Себер һәм Уралда кинәт суытачак.

Русия Гидрометеорология үзәге хезмәткәре Людмила Паршина хәбәр итүенчә, Себер һәм Уралга аномаль салкын һава якыная.
Бу атнаның икенче яртысында ук илнең Азия өлешенә арктик антициклон киләчәк. 14 ноябрьдә Томск, Кемерово һәм Новосибирск өлкәләрендә кинәт суытачак.
Көчле җилләр һәм бураннар Алтайга юнәләчәк. Омск өлкәсендә һава температурасы төнлә - минус 30 градуска кадәр, көндез 15 градуска кадәр төшәргә мөмкин.
Свердловск өлкәсендә яшәүчеләрне дә салкыннар көтә — анда төнлә минус 25 градус, ә Иркутск өлкәсендә төнлә минус 40 градуска кадәр җитәчәк.
Карелия, Архангельск һәм Мурманск өлкәләренә кыш килгән дә инде, синоптиклар фаразлары буенча, анда 30 сантиметрлы кар катламы барлыкка килгән.
"Кызыл тан" сайтыннан.
Читайте нас: