Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
13 ноябрь 2019, 21:30

Чыршыны дөрес куйсагыз, ел уңышлы булачак!

Фен-шуй белгечләре дөрес сатып алынган, урнаштырылган һәм бизәлгән Яңа ел чыршысының кеше тормышына үзгәрешләр алып килергә сәләтле икәненә шикләнми.

Купшы, “симез” чыршы алыгыз, зәгыйфь агач фәкыйрьлек китерә икән. Чыршы өчен өйдә иң яхшы урын – өйнең буш почмагы. Бүлмә уртасына куймагыз, күңелсезлекләр киләчәк.
Әгәр гаиләдәге мөнәсәбәтләрне яхшыртырга, мәхәббәт килүен телисез икән, чыршыны ишектән сул яктагы стена буена урнаштырыгыз. Ә финанс уңышлары көтсәгез, Яңа ел агачын фатирның сул почмагына куегыз. Акча формасындагы уенчыклар да эшләп элегез.
Чыршыдагы уенчыкларның төсенә дә игътибар итегез. Зәңгәрсу, көмеш, кызыл, ак, яшел һәм коңгырт төсләр тылсым көченә ия!
Читайте нас: