Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
13 ноябрь 2019, 21:15

Их, ял итәчәкбез икән!

Киләсе елда безне нинди бәйрәмнәр һәм ял көннәре көтәчәге мәгълүм. Бу хакта Русия Хезмәт министрлыгы хәбәр итә.

Тиздән килеп җитәчәк Яңа ел бәйрәмнәрендә дә, май бәйрәмнәрендә дә сигезәр көн ял итәчәкбез.“2020 елда түбәндәге ял көннәрен: 4 гыйнвар шимбә көнен – дүшәмбе, 4 майга; 5 гыйнвар, якшәмбене – сишәмбе, 5 майга күчерергә”, - диелә документ проектында.

“Шулай итеп, 2020 елда болай ял итәчәкбез: 2020 елның 1 гыйнварыннан 8 гыйнварына кадәр - Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре; 22, 23, 24 февральдә - Ватанны саклаучылар көне; 7, 8, 9 март - Халыкара хатын-кызлар көне; 1, 2, 3, 4, 5 май - Яз һәм хезмәт бәйрәме; 9, 10, 11 май - Җиңү бәйрәме; 12,13, 14 июнь - Русия көне; 4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне”, - диелә хәбәрдә.
" Кызыл тан" сайтыннан.
Фото: bandt.com.ua сайтыннан.
Читайте нас: