Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
14 ноябрь 2019, 13:05

18 миллион сум отышны тәки килеп алмаганнар

Башкортстанда берәү лотереяга 18 миллион сум откан, дигәч аның өчен шатланып куйган идек.

Иртәрәк шатланганбыз. Лотереяда катнашучы 2016 елда ук 179нчы «Торак лотереясы» тиражында биш числодан торган комбинацияне белә алган иде. Отыш 18 110 695 сум тәшкил итте. Лотерея билетының Башкортстанның бер сәүдә ноктасында телефон номерын теркәмичә генә сатып алынуы билгеле.
«18 110 695 сум күләмендәге отыш дәүләт бюджетына тулысынча күчерелде. Русия законнары нигезендә, әгәр гражданнар тираждан соң ярты ел эчендә һәм аннары өч елда (срок давности) акча сорап мөрәҗәгать итмәсә, кирәкмәгән акча бюджетка күчерелә», - диләр «Столото»ның матбугат хезмәтендә.
«Кызыл таң» сайтыннан.
Читайте нас: