Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
14 ноябрь 2019, 18:30

Автоэтикет

Табында, кичәдә, кунакта үзеңне тоту кагыйдәләрен барыбыз да беләбез. Ә менә автоэтикет турында белә идегезме?

*Водитель үзенең пассажирларына машина ишеген ачарга тиеш. Бигрәк тә пассажир хатын-кыз яки олы кеше булса. Әгәр дә водитель хатын-кыз булса, ул ишекне олы кешегә генә ача.
*Ир-егетләр автомобильгә ничек тели, шулай утыра ала. Ә менә хатын-кызлар башта арт белән утырырга, шуннан соң гына аякларын кертергә тиеш. Машинадан төшкәндә киресенчә эшләргә.
*Шәхси автомобильләрдә иң почетлы урын водитель янында.
Эш машинасында иң абруйлысы – водительгә диагональ булган арткы урын. Ә водитель янындагысында гадәттә тән сакчылары утыра.
Таксига утырганда артка утырырга кирәк.
*Машинада сөйләшергә ярый. Әмма тиргәшергә, авыр темаларга сөйләшергә, үзара мөнәсәбәтләрне ачыкларга ярамый!!! Бигрәк тә руль артында утыручы белән!!! Әңгәмә водительгә комачауламаска тиеш.
Иң мөһиме: водительне машина йөртергә өйрәтмәскә һәм борылышка берничә секунд калгач кына “уңга борылырга кирәк” дип кычкырмаска.
*Автомобиль тәрәзәсеннән чүп ташларга ярамый!!!
Хөрмәтле гәзит укучы дусларыбыз, игътибарлы водитель һәм тәртипле пассажир булуыгызны теләп калабыз.

Чыганак: spokoino.ru
Фото: semprefamilia.com.br
Читайте нас: