Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
14 ноябрь 2019, 14:35

Урамда җир убылган

Төмәннең төп урамнарының берсендә асфальт убылган. Әлеге хәлне якындагы йортларның берсеннән видеога да төшергәннәр.

Кадрда, җир убылып, санаулы секундлар эчендә зур гына диаметрлы чокыр барлыкка килгәнең күреп була. Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк. Ярый әле бу зур чокырга үтеп баручы машиналар төшеп китмәгән.
Чокырда су кайнап торган төсле күренә. Хәзер әлеге хәлнең сәбәпләре ачыклана. Фаразлар буенча, коллектор тишелгән булуы мөмкин. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре әлеге зур чокырны ямап, юлны тәртипкә китерү өчен өч тәүлекләп вакыт кирәк булуын белдергән.
Фото: "Шәһри Казан" сайтыннан.
«кызыл таң» сайтыннан.
Читайте нас: