Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
15 ноябрь 2019, 18:40

“Планета” чибәрен сайлыбызмы?

“Планета” сәүдә – күңел ачу үзәге туташларны гүзәллек конкурсында катнашырга чакыра.

Гаризалар 23 июльдән кабул ителә башлады. Ә 14 сентябрьдә – “Планета”ның туган көнендә – тантаналы рәвештә финал үтәчәк. Анда алдагы турлардан үткән 12 гүзәл катнашачак. Туташлар төп приз – сәүдә үзәгендәге шопинг өчен тәгаенләнгән 200 000 сумга ия булу өчен бәйге тотачак.
“Мисс Планета – 2019” бәйгесендә яше 18 җиткән туташлар катнаша ала. Моның өчен 23 августка кадәр сәүдә үзәге сайтында гариза биреп өлгерергә кирәк. Анда иң матур фотосурәтеңне беркетергә һәм үзең турында язарга тиешсең.
Сайтта иң күп тавыш җыйган һәм махсус жюри сайлап алган 40 туташ икенче этапка үтә. Алар сайлап алу осталык сәгатьләрендә катнаша. Кастингны үткән 12 финалист кыз иң зур сынауда катнашачак. Чибәркәйләр төрле образларда буй-сын күрсәтеп кенә калмый (ул образларның нинди булуы безгә мәгълүм түгел), акыл, зиһен бәйгеләрендә дә сынау тотачак.
Чибәр туташлар, “Планета” көтә сезне!

Чыганак: "Башинформ".
Фото: “Планета” СКҮ сайтыннан.
Читайте нас: