Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
16 ноябрь 2019, 23:30

Балаларын карамаган, гаебен танымый

Хатын акчаны спиртлы эчемлекләргә бетереп барган.

Уфаның Калинин районы җәмәгать суды күпбалалы анага карата хөкем карары чыгарган, ул үз балаларын каты мәсхәрәләгән. Суд аны 1 ел да 6 айга төзәтү эшләренә хөкем иткән. Бу хакта Уфаның Калинин районы прокуратурасы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Ел дәвамында 41 яшьлек хатын танышлары белән спирлы эчемлекләр эчкән, ә 4, 5, 6 һәм 12 яшьлек уллары ач, пычрак өйдә утырган. Шуның аркасында малайлар җитди авырган, ана аларны дәваханәгә илтергә дә уйламаган. Сабыйларның хәтта үз караватлары да юк.
Хәзер алар - балалар йортында. Аларның әнисе ана хокукыннан мәхрүм ителергә мөмкин. Хатын үзе гаебен танымый.
"Кызыл тан" сайтыннан.
Читайте нас: