Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
16 ноябрь 2019, 14:30

Климатның үзгәрүе Русиягә файда бирәме?

Климатның үзгәрүе Русияне дөньядагы иң бөек мәмләкәт итәргә мөмкин: Төньяк Боз океанында газ белән нефтькә, Төньяк диңгез юлы ачылып сәүдә һәм азык-төлекне экспортлауга юл ачылачак. Израильнең Haaretz гәзите шулай дип язып чыккан.

“10 ел элек геологлар табигый газның 30 һәм нефтьнең 13 процент запасы Төньяк поляр кругында ятуын ачыклады. Температура күтәрелү сәбәпле, мәңгелек бозлар эри һәм запасларга юллар ачыла”, - диелә мәкаләдә.
АКШның дәүләт секратаре Майк Помпео әйтүенчә, диңгез бозының азаюы яңа мартшрутларга һәм сәүдәдә яңа мөмкинлекләргә юл ача. Азия белән Көнбатыш арасында йөк ташу өчен вакыт 20 көнгә кадәр кыскара. Арктика диңгез юллары 21 гасырның Суэцк һәм Панама каналына әйләнергә мөмкин.
Әлеге вакытта бөтен дөнья сәүдәсенең 80 проценты диңгез юлы аша үтә һәм Суэцк каналы Европа белән Көнчыгыш Азияне тоташтыручы төп коммерция диңгез маршруты булып санала. Төньяк Боз океаны аша маршрут ачылса, Европа белән Ерак Көнчыгыш арасы күпкә якынаер иде. Азия белән Төньяк Америка арасы да 20 процентка кыскарачак. Бу Панама каналына яхшы алмаш була ала. Мондый үзгәрешләрдән Төньяк һәм Балтыйк диңгезләрдә портлары булган илләр файда күрәчәк. Беренче чиратта – Русия”, – ди Майк Помпео.
Климатның үзгәрүен исәпкә алсаң, 2024 елда инде Төньяк Боз океанында бозлар азаю сәбәпле, корабльләр Арктика аша үтә алачак.

Чыганак: futurerussia.gov.ru
Фото: futurerussia.gov.ru
Читайте нас: