Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
16 ноябрь 2019, 23:20

Япониядә җир тетрәгән

Япониянең яр буенда шимбә төненә каршы 5,3 магнитудада җир тетрәгән.

АКШ геология хезмәте мәгълүматларына караганда, җир асты тетрәве Кацуура шәһәреннән 176 километр ераклыкта теркәлгән, дип хәбәр итә РИА Новости.
Тетрәү 10 километр тирәнлектә булган. Корбаннар һәм җимерелүләр турында хәбәрләр юк.
Кичә, шулай ук, Индонезия ярларында да җир тетрәү очрагы теркәлгән. Аның магнитудасы - 5,5. Бу очрак Манадо шәһәреннән көньяк-көнчыгышка таба 168 километрда Сулавеси утравында булган.
"Кызыл тан" сайтыннан.

Читайте нас: