Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
17 ноябрь 2019, 20:25

17 градуска кадәр суыта!

Республикада алдагы өч көндә кар һәм бозлавык көтелә.

Иртәгә, 18 ноябрьдә, төнлә һәм көндез кайбер районнарда юеш кар явачак, юлларда бозлавык, кар көртләре хасил булачак. Җил төньяк-көнбатыштан исәчәк. Һава температурасы төнлә 0, -5, көндез 3, +2 булачак.

19 ноябрьдә сизелерлек суыта, төнлә кар көтелә, ә көндез урыны белән кар явачак. Юлларда бозлавык, кар көртләре. Һава температурасы төньяк районнарда төнлә һәм көндез -12, -17, ә көньяк районнарда төнлә -3 булса, көндез -8гә кадәр төшә, көн дәвамында -12, -17 градуска кадәр суытачак.
Читайте нас: