Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
17 ноябрь 2019, 19:00

Оныклары әбинең колагына пластилин тутырган

Шаярырга яраткан оныклары олы яшьтәге картәниләренең колагына пластилин ябыштырган. Пенсионер ханым ишетүдән мәхрүм булган, хәтта йокысы да качкан. Чөнки терапевт аны колагыңда яман шеш булуы ихтимал дип кисәтә. Ә ярдәмгә әбигә лор табиблары килә.

Бу Хәл Мәскәү шәһәрендә була. Ара-тирә өлкән яшьтәге бер әби өч оныгын караган. Шулай бермәлне балалар пластилин белән мавыгып китәләр, әби исә бераз черем итәргә уйлый. Оныклар, шушы моменттан файдаланып, картәниләренең ике колагына да пластилин ябыштыралар.
Уянгач, әби начаррак ишетә башлавын тоя. Олы хатын моның сәбәбен ят җисемдә икәнен күз алдына да китерми. Ә инде поликлиникадагы табиб (поликлиникаларны беләсез бит инде! – Авт.) яман шеш авыруын фаразлый. Ул аны оториноларингология институтына тикшеренүгә җибәрә. Анда исә белгечләр ишетмәүнең сәбәбен тиз ачыклыйлар. 5 минут эчендә “трофейлар” тартып чыгарылар. Ике ишетү юлы да тулысынча ябышкак масса белән капланган булган.
Менә шулай, дуслар! Шаян оныклар уеннан уймак чыгара язган. Ярый бар да әйбәт тәмамланган.
Чыганак: mk.ru
Фото: pixabay.com
Читайте нас: