Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
18 ноябрь 2019, 21:10

9 яшьлек студент

Бельгиядә 9 яшьлек вундеркинд бала яши.

Шаккатмалы: тиздән ул электротехника белгечлеге буенча бакалавр дәрәҗәсенә ия булачак.
Лоран Симонс исемле вундеркинд малай Эйдховен Технология университетында электротехника серләренә төшенә. Вуз преподавательләре акыллы малайга “Искиткеч сәләтле” дип чиксез соклану белдерәләр. Лоран бакалавр дәрәҗәсен декабрьдә алырга тиеш. Вуз җитәкчелеге малайның сәләтенә тагын да киңрәк юл ачарга булыша: укуын тизрәк тәмамласын өчен малайның үзенә махсус уку расписаниесен төзергә рөхсәт иткән.
Симонс электротехника буенча докторлык дәрәҗәсенә ия булырга хыяллана. Ул шулай ук медицина белән дә кызыксына диләр. Дөньяның иң абруйлы университетлары аны үзенә укырга чакыра. Хәзер малай докторлык дәрәҗәсен кайда алырга икән дигән уйга калган.
Малайның гаҗәеп сәләтенә карамастан, ата-анасы улларының ял итүенә һәм тормыш белән ләззәтләнүенә дә игътибар бүләргә тырышалар. Малай маэмае белән уйнарга һәм башка балалар сыман телефонда уйнарга ярата ди.

Чыганак: Лента.ру
  • Читайте нас: