Татар бер фирмага эшкә урнашырга килә:
–Сездә татарлар эшлиме? – дип сорый.
Татар чыгып китә дә икенче фирмага бара:
Татар тагын борылып чыгып китә. Өченче урынга бара.
Юк, эшләми, – диләр исемлекне карап чыккач. Ярый, мин сезгә эшкә урнашам. Аны эшкә алалар. Бер атнадан карасалар, татар коридор булай кулларын кесәсенә тыгып, арлы-бирле йөренә. Вакыт-вакыт чәй эчә.
Моның янына җитәкче килә дә:
–Син нигә эшләмисең?–дип сорый.
–Бәй миңа кадрлар бүлегендә “монда татарлар эшләми” дип әйттеләр бит!–дип җаваплый татар.
Океанда кораб халәкәткә дучар була. Күрше торган утрауларга эләгеп, ике татар гына исән кала. Яшиләр болар шунда, ара-тирә бер-берсе белән кычкырып сөйләшеп алалар. Беркөнне тагын бер кораб бата. Бер хатын-кыз гына исән кала да, утрауларның берсенә йөзеп чыга. Берничә көннән теге татар күрше утраудагы иргә кычкыра:
–Әй, Шәмсетдин, йөз әйдә монда! Монда синең төшләреңә кереп саташтырган “күчтәнәч” бар!
Шәмсетдин шунда ук суга ташлана:
Бер исерек урам буйлап кайтып килә икән, абынган да егылган. Тордым гына дигәндә, тагын абынып егылган да:
- Шайтан алгыры, яңадан егыласымны белсәм, баягы егылудан ук тормаган булыр идем, – дип ята икән.
Ике кодагый чәй эчеп утыра. Берсе –татар, икенчесе –урыс. Урысы чәй ясый да:
–Пей, кодагый, пей!– дип кыстый икән.
Ә татар кодагые урысча аңламый да, сөйләшә дә белми. Ясаган саен чәйне эчеп куя икән. Унынчы чынаяктан соң түзмәгән:
–И, кодагый, пидем, пидем, инде астыма сидем, –дип әйтеп куйган.
Чуваш белән татарга маймылны сөйләшергә өйрәтергә кушканнар да бер капчык банан биреп, бер атнага өсләреннән бикләгәннәр. Атна үтүгә ишекне ачып карасалар: чуваш ябыгып беткән, маймылы туп кебек симергән ди. Әмма бер сүз дә әйтми икән.
Аннан барып татарның ишеген ачканнар.
Татар корсагын уа-уа чыгып килә икән. Аның артыннан:
–Хәмзә, бер генә банан бир инде,– дия-дия ябык маймыл йөгерә ди.
Немец, француз һәм татар хатыннарына алган бүләкләре белән мактана икән.
Мин хатыныма пежо алып бирдем, 10 минутта 100гә баса!- дип әйтә ди. Мин хатынга ауди машинасы алып бирдем, 5 минутта 100не баса, - ди. –Мин хатынга үлчәү алып бирдем, секунд эчендә 100не баса!– ди икән.
Татар Мәскәүгә барган да зоопарккка кергән. Карап йөри икән бу. Страус читлеге янына килгән:
–Карале, Мәскәүдә тавыклар нинди эре!– дип әйтә икән.
Аннан бизон читлеге янына килгән.
–Карале, Мәскәүдә үгезләр нинди зур!
Горилла читлеге янына килгәч:
–Фатима күршекәем! Син дә Мәскәүдәмени!–дип кычкырып ук җибәргән ди.