Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
18 ноябрь 2019, 13:20

Путин һәркем белән фотога төшәме?

Русия президенты Владимир Путин спецназ солдатлары белән төшкән фотосурәт интернет челтәрендә таралды.

Русия президенты Владимир Путин 13-14 ноябрьдә Бразилиядә узган БРИКС илләре саммитында катнашты. Шуннан соң Интернет челтәрендә Бразилиянең аны саклаган спецназ солдатлары белән төшкән фотосурәте таралды.
Бу хәлдән соң, Путин һәркем белән шулай фотога төшеп йөри микән ни, дигән фикер алышулар башланды. Аларга “Комсомоьская правда” гәзите корреспонденты, Кремль журналисты Дмитрий Смирнов болай дип җавап биргән:
“Русия президенты Владимир Путин чит илләргә эш сәфәре белән барганда аның белән фотога төшәргә теләүчеләрнең үтенечен кире какмый. Саммит барышында эшләгән волонтерлар, үзе яшәгән кунакханә персоналы, шулай ук Австралия полицейскилары белән фотога төшү очракларын искә алыйк. Бу кешеләрнең эшенә рәхмәт белдерү - Путин практикасында гадәти эш. Бу аның әдәпле булуын һәм әлеге сыйфатына һәрчак тугры калуын күрсәтә.

Чыганак: lenta.ru
Фото: Telegram-канал «Пул N3»
Читайте нас: