Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
20 ноябрь 2019, 21:15

2020 ел башында үзгәреш җиле кемнәргә кагылачак?

Астрологлар ышандыруынча, дүрт билгене Яңа елның беренче көннәреннән үк уңыш сагалап торачак.

Игезәкләрне алдагы елның беренче минутларында ук яхшы яңалыклар көтә. Әлбәттә, алар бик зур һәм мөһим булмаячак, ләкин белгечләр кечкенә мөмкинлекләрне дә кулдан ычкындырмаска куша.
Уңышсызлыклардан арыган Кыслалар уңышлы, “чәчкә атучы” кешеләргә әйләнәчәк. Уңыш күктән төшмәячәк, алар сынауларны лаеклы үтеп, язмышларында яхшы борылыш ясый алачак.

Укчы өчен ел бик авыр тәмамлана, ләкин яңасы бик җиңел башланачак! Ишелеп килгән шатлыклардан курыкмыйча, язмышка рәхмәт әйтеп яшәргә кирәк аларга.

Үзгәрешләр җиле Сукоярларны да елның беренче мизгелләрендә үк өертеп алачак. Бурычлар түләнәчәк, конфликтлар артта калачак. Күптән көтән тынычлык киләчәк, ә ялгыз Сукоярлар парын табачак!
Читайте нас: