Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
20 ноябрь 2019, 12:25

Тагын яшь гомерләр өзелде

Краснокама районында чираттагы юл фаҗигасе теркәлде. Дүртөйле-Нефтекама юлында хәрәкәт итүче “Рено-Логан” автомобиле, каршы як юлга чыгып, УАЗ машинасы белән бәрелешә. Нәтиҗәдә, Рено машинасында утырган 18 яшьлек ике пассажирның гомерләре өзелә.

Рено автомобилен йөртүче һәм тагын ике пассажир авыр тән җәрәхәтләре белән дәваханәгә озатыла. Алар барысы да Агыйдел шәһәреннән Уфа ягулык-энергетика көллияте филиалының студентлары була. УАЗ автомобиле водителе күптөрле тән җәрәхәтләре белән шулай ук дәваханәгә салынган. Агыйдел шәһәре хакимияте башлыгы Фәнис Гыйльванов туганнарының кайгысын уртаклашып, юлларда сак һәм игътибарлы булырга чакырды.
Чыганак: Башинформ
Фото: ГИБДД РБ
Читайте нас: