Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
20 ноябрь 2019, 12:30

Тереләй пешеп үлгәннәр

Пензада парковкада торган автомобиль җир астына төшеп киткән, ике кеше һәлак булган. Вакыйга урыныннан видеоязманы Baza телеграм-каналы интернетка чыгарды.

Пенза өлкәсе буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсендә “Пенза Взгляд” басмасына бу һәлакәтнең Аустрин урамындагы 37 санлы йорт янында булуын сөйләгәннәр. Кайнар су торбасы шартлап, асфальт эшерелүе нәтиҗәсендә зур чокыр хасил булган. Эссе су тулы чокырга Lada Largus машинасы төшеп киткән.
Машинада утырган ике кеше чыга алмыйча, бик каты пешүләр нәтиҗәсендә үлгән. Коткаручылар аларның гәүдәләрен алып чыккан, әлеге вакытта тикшерү эшләре бара. Машинаны исә кран ярдәмендә җир өстенә күтәргәннәр.

Ходай күрсәтмәсен инде. Гаиләләренә, якыннарына нинди кайгы...
Әйе, беребезнең дә кайда, ничек, нинди сәбәпләр аркасында фанилыктан китәчәгебез билгеле түгел. Исән-сау булыгыз, үзегезне саклагыз, кадерле дуслар!
Читайте нас: