Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
20 ноябрь 2019, 21:25

Тукталыш башына җитте...

Хәйбулла районы хакимияте башлыгы Раил Ибраһимов үз теләге белән эштән китү хакында гариза язган.

әйбулла районында кыйммәт бәягә сыйфатсыз тукталышлар урнаштыру белән булган хәл “Инцидент-менеджмент” программасы мониторингына эләккән, аңа республика Башлыгы Радий Хәбиров игътибар иткән һәм Контроль-идарә хезмәткәрләренә моны тикшерергә кушкан.
Смета буенча бер павильонның хакы 96 мең диярлек булуы ачыкланган, бу аның үз хакыннан ике тапкыр кыйммәтрәк. Барлыгы 10 павильон урнаштырылган. Бюджетка килгән зыян 500 мең сум тирәсе бәяләнә, материаллар хокук саклау органнарына җибәрелгән.
Бүген Хәйбулла районы Советы утырышында район җитәкчесенең отставкасын кабул итү турында мәсьәлә хәл ителә.
Читайте нас: