Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
21 ноябрь 2019, 16:25

Көнчеллекне вә рәнҗетүчене җиңү

Көнчел кешедән саклану чаралары:Аллаһка көнчел кешенең явызлыгыннан сыену.Аллаһка тәкъвалы булу, һәм аның әмерләрен вә тыюларын үтәү. Чөнки пәйгамбәр әйтте: «Аллаһның кушканнарын һәм тыйганнарын үтә Һәм Ул сине саклар».

Көнчел кешедән саклану чаралары:
  1. Аллаһка көнчел кешенең явызлыгыннан сыену.
  2. Аллаһка тәкъвалы булу, һәм аның әмерләрен вә тыюларын үтәү. Чөнки пәйгамбәр әйтте: «Аллаһның кушканнарын һәм тыйганнарын үтә Һәм Ул сине саклар».
  3. Көнчел кешегә карата сабырлык күрсәтергә, аны гафү итәргә, ачуланышмаска, шикаять кылмаска һәм ул китергән зыян турында уйламаска тырышырга кирәк.
  4. 4.Аллаһка тәвәкәллек кылырга кирәк, чөнки кем дә кем Аллаһка тәвәкәллек кылса, аңа ярдәм йөзеннән шул җитәр.
    1. Көнчел кешедән куркырга да аны уйлап күңелне шомландырырга да кирәкми. Бу иң файдалысы.
    2. 6.Аллаһка омтылырга. Аңа ихлас булырга Аның ризалыгын өстәргә кирәк.
      7.Гөнаһлардан Аллаһка тәүбә итәргә кирәк. Чөнки гөнаһлар кешене дошманнар кулына буйсындыра. Сезгә ирешкән бәла казалар вә кайгылар үзегез кәсеп иткән гөнаһларыгыз сәбәпледер. Шулай булса да Аллаһ гөнаһларыгызның күбрәген гафу итә.
      1. Мөмкинчелек булганда садәка бирү вә ихласлык күрсәтү кирәк. Чөнки бу нәрсәләрнең кешене бәла-казалардан , күз тиюдән һәм көнчел кешенең явызлыгыннан саклауда зур тәэсир бар.
      2. Көнчелнең, залимның һәм рәнҗетүченең явызлык утын, аңа карата ихсанлы булып сүндерергә кирәк. Сиңа күпме генә көнләшүне, рәнҗетүне арттырса да син аңа карата ихсанлыкны, нәсыйхәтне һәм кызгануны арттыр. Ләкин моны барча кеше дә эшли алмый, иллә мәгәр Аллаһтан олуг насыйп өлеше тигән кеше генә мондый тәүфыйкка ирешә.
      3. Бел, Аллаһ теләгеннән тыш бернәрсә дә зыян яки файда китерә алмый. Барча нәрсә дә Аның теләгендә , һәм сәбәпләрнең дә нәтиҗәсе Аннан.
      4. Мөселман калканы китабынан алынды.
        Читайте нас: