Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
22 ноябрь 2019, 17:30

Мәскәүдә Мостай Кәрим урамы булачак

2019 елның 20 октябрендә Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең тууына 100 ел тула. Русия Хөкүмәтенең 2017 елның 22 декабрендәге карарына ярашлы, юбилей федераль дәрәҗәдә билгеләнә. Шуңа күрә илнең төрле шәһәрләрендә шагыйрьнең исемен мәңгеләштерү өчен төрле чаралар оештырыла.

Башкортстанның күп торак пунктларында, шул исәптән Уфада язучының исемен йөрткән урамнар бар. Ә 2018 елның гыйнварында — Мәскәүнең Данилов районындагы урам, 2019 елның гыйнварында Алма-Атаның Әвәзов районындагы урам Мостай Кәрим исемен алды.
Казанның Киров районындагы урамга да Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәрим исеме бирелә. Тиешле карарга Казан шәһәр советының башкарма комитетында кул куелган инде.
«Казан шәһәренең Киров районында «Салават күпере» торак комплексы биләмәсендәге 1нче урамга башкорт совет шагыйре, язучы һәм драматург, Башкортстанның халык шагыйре, Социалистик Хезмәт Герое, СССРның Дәүләт премиясе, Ленин премиясе лауреаты Кәримов Мостафа Сафа улының исемен (1919-2005) бирергә һәм моннан соң «Мостай Кәрим урамы» дип йөртергә», — диелә документта.
Э.Ибраһимова.
Фото ачык чыганактан алынды.
ла.
Читайте нас: