Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
24 ноябрь 2019, 19:20

Ни өчен Ельцин үзеннән соң Путинны калдырды?

Президентның киңәшчесе һәм Кремль хакимиятенең элеккеге җитәкчесе Валентин Юмашев ни өчен 1999 елда Борис Ельцин үзенең варисы итеп нәкъ Владимир Путинны сайлавы турында сөйләде.

Бу хакта ул Владимир Познерга интервью биргәндә бәян итте.
“Ельцин өчен аның эшләрен дәвам итүченең характеры мөһим иде. Путинны ул дөрес карарлар кабул итә һәм либераль реформаларны дәвам итә алачак төпле кеше итеп күрде. Ельцин өчен Путинның икенче буыннан булуы да мөһим иде, чөнки илне СССР чоры кешеләренә калдырырга ярамый иде”, – ди Юмашев. Әйткәндәй, Юмашев беренче президентның хакимиятен 1997 елның 11 мартыннан 1998 елның 7 декабренә кадәр җитәкләде.
“Сез 1999 елның 31 декабрендә Ельцинның никадәр шатланганын күз алдына да китерә алмыйсыз. Ә бит уйлап карасаң, бу көн аның өчен иң авыр көн кебек иде”, – ди Валентин Юмашев.
Борис Ельцин Русияне 1991 елдан җитәкләде. Биш елдан соң ул икенче срокка сайланды. Президент постыннан китүе турында 1999 елның 31 декабрендә хәбәр итте. Дәүләт башлыгы вазифаларын башкаручы итеп премьер-министр Владимир Путин тәгаенләнде.
Путин 2000 елның 26 мартында президент сайлауларын беренче турда 52,94 процент тавыш белән җиңеп чыкты. Һәм шул елның 7 маенда рәсми рәвештә үз вазифасына кереште.

Чыганак: ria.ru
Фото: ria.ru
  • Читайте нас: