Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
25 ноябрь 2019, 17:25

Алина Кабаеваның ничә фатиры бар?

“Йолдызлы” шәхесләрнең байлыгы - күчемсез милеге, автомобильләре, банклардагы вкладлары турында без, гади кешеләр, хәбәрдар түгелбез. Экс-гимнастка һәм Дәүләт Думасының элекке депутаты Алина Кабаева – шундый бай шәхесләр исәбендә. Ә аның күпме күчемсез милеге бар, беләсезме?

“Открытые медиа” чыганагы хәбәр итүенчә, Алина һәм аның туганнары исемендә 6 фатир, 2 йорт, 70 сотый җир бар икән. Алар илнең дүрт төбәгендә урнашкан. Бу гаиләнең күчемсез милегенең гомум бәясе 1,25 млрд. сумнан артып киткән.
Кабаеваның гаиләсе 2013 елда Мәскәү янындагы “Успенское” касабасына килеп төпләнгәндә барлык йортлар спортсменканың нәнәе исемендә булган. Әмма 2018 елда милли медиа-төркеменең директорлар советы рәисе беренче мәртәбә җирне үз исеменә рәсмиләштергән.
2018 елның июлендә Рублево-Успенское шоссесындагы нәнәсенең участогына терәлеп торган күрше участокны Алина Кабаева олимпиада уеннары чемпионы, Дәүләт Думасының элекке депутаты Антон Сихарулидзедән сатып алган.
Кабаеваның күпчелек күршеләре – “Газпром”ның топ-менеджерлары, башка югары вазыйфалар биләүче кешеләр.

Чыганак: vesma.today
Фото: vesma.today
Читайте нас: