Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
25 ноябрь 2019, 17:25

София Ротаруны халык артисты исеменнән мәхрүм итәргә!

Җырчы София Ротаруны Русиянең халык артисткасы исеменнән мәхрүм итәргә тәкъдим иткәннәр.

Күптән түгел ул Русиягә концертлары белән кайтачагы турында хәбәр итте, әмма аны монда көтеп тормыйлар икән ләбаса...
“Песня года” тапшыруларын алып баручы Ангелина Вовк аның килүенә каршы булуын белдергән, аны хуплаучылар табылган. Дәүләт Думасы каршындагы мәгълүмат җәмгыятен һәм матбугат чараларын үстерү буенча совет белгече Вадим Манукян Яңа ел концертлары Ротарудан башка да күңелле үтәчәк, аның Русиядә куйган концертларына игътибар итмәскә кирәк, дип белдергән.
  • Ул Русиянең халык артисты исеменә лаек түгел, - дип үз фикерләре белән бүлешкән Манукян әфәнде. – Ул безнең илгә карата дустанә булмаган мөнәсәбәт күрсәтте. Русия –СССРның тулы хокуклы варисы.
  • Былтыр София Ротару Украинадагы хәрби бәрелешләр аркасында “Песня года” тапшыруында катнашудан баш тартты. Быел Русиягә концертлары белән кайтырга теләк белдерә. Федерация Советы аның концертларын “игнор”га алырга тәкъдим итә.

    Чыганак: tatpressa.ru
    Фото: nk.org.ua
    Читайте нас: