Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
30 ноябрь 2019, 15:55

Илеш күгендәге НЛО сере ачылды

Социаль челтәрләр төнге күктә пәйдә булган серле яктылык төшерелгән видео һәм фотолар белән тулды. Беренче урында, әлбәттә, НЛО микәнни, дигән фараз торды. Тик аннан соң килгәне дөрес булып чыкты – ракета очырганнар.ТАСС, РФ Оборона министрлыгы мәгълүматларына таянып, 28 ноябрьдә стратегик юнәлештәге ракета гаскарәләре Капустин Яр полигоныннан “Тополь” баллистик ракета (МБР) очырган дип хәбәр итте.Башкортстан халкы күктә полигоннан җибәрелгән ракетаның бер баскычы аерылуын күргән дә инде.Моны ишеткәч, күпләр җиңел сулап куйгандыр. Ә шулай да күктән күзләрегезне алмагыз, җәмәгать. Ни дисәң дә чиксез җиһан серләре ачылып бетмәгән...

Социаль челтәрләр төнге күктә пәйдә булган серле яктылык төшерелгән видео һәм фотолар белән тулды. Беренче урында, әлбәттә, НЛО микәнни, дигән фараз торды. Тик аннан соң килгәне дөрес булып чыкты – ракета очырганнар.
ТАСС, РФ Оборона министрлыгы мәгълүматларына таянып, 28 ноябрьдә стратегик юнәлештәге ракета гаскарәләре Капустин Яр полигоныннан “Тополь” баллистик ракета (МБР) очырган дип хәбәр итте.
Башкортстан халкы күктә полигоннан җибәрелгән ракетаның бер баскычы аерылуын күргән дә инде.
Моны ишеткәч, күпләр җиңел сулап куйгандыр. Ә шулай да күктән күзләрегезне алмагыз, җәмәгать. Ни дисәң дә чиксез җиһан серләре ачылып бетмәгән...
Читайте нас: