Румыниядә 14 меңнән артык сарык төялгән кораб әйләнгән.
24 ноябрьдә "Queen Hind" судносы Мидия портыннан чыкканнан соң, билгесез сәбәпләр аркасында диңгездә әйләнгән. Читлектә бикләнгән сарыклар кечкенә бәрәннәре белән бергә су төбенә киткән. Берничә сарык ничектер су өстенә чыккан, аларны коткаручылар күреп алган.
Суднодагы диңгезчеләр, Сириянең 22 гражданы, зыян күрмәгән, бары тик берсен генә дәваханәгә озатырга туры килгән.