Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
2 декабрь 2019, 21:30

Йөкле хатын-кызга бәйләм бәйләргә ярамый, дию дөресме?

Йөкле хатын-кызга бәйләргә, тегәргә ярамый, диләр.

Бу ышаныч тамырлары белән берничә гасыр элек булган дөньяга илтә. Ул вакытта медицина булмаган, һәр икенче йөклелелек сабыйның яисә ананың вафаты белән тәмамланган. Җеп баланың кендегенә охшаш булганлыктан, бәйләм белән шөгыльләнү - баланың кендегенең уралуына китерә дип санаганнар. Ә тегү - баланың бу дөньяга килү юлларын яба, дип уйлаганнар.
Медицина алга киткән заманда бу юрауларга ышану дөрес тә түгел кебек. Шулай да табиблар берничә кисәтү ясый.
Беренчедән, бәйләү, тегү - бер урында озак итеп утыруны таләп итә. Ә бу кан әйләнешен боза.
Икенчедән, умыртка сөягенә көч килә.
Өченчедән, күз күрүе начарланырга мөмкин. Йөкле чакта болай да күзләргә көч килә.
Кул эшләренең булачак әнигә уңай яклары да бар.
1. Кул эшләре булачак әнине тынычландыра.
2. Хатын-кыз бала тууына психологик яктан әзерләнә.
3. Иҗат хәтерне һәм игътибарны үстерә.
4. Яраткан шөгыль баш авыртуы, токсикоз кебек күңелсез хәлләрдән арынырга ярдәм итә.
Иң мөһиме - бу шөгыль һавада йөрү, ял итү белән чиратлашырга тиеш.
Читайте нас: