Якын киләчәктә углекислый газның атмосферага таралуын киметүгә ирешеп булмаячак дип таный климатологлар. Димәк, климат җайлап үзгәрәчәк. Һава температурасының күтәрелә баруы аеруча тропик зоналар өчен зур хәвеф белән янаячак. Ә төньяк илләрдә исә, мәсәлән Канадада, шулай ук Русиядә, киресенчә, авыл хуҗалыгы тармагы өчен яхшы шартлар туарга мөмкин.
Фаразларның иң начары тормышка аша калса, дөнья халкының 90 проценты яшәгән районнарда азык-төлек продуктлары җитештерү кимиячәк. Аларда авыл хуҗалыгы буенча күрсәткечләр – 25 процентка, балыкчылыкта 60 процентка кимергә мөмкин. Һәм ярлы илләрдә глобаль җылыну аркасында яшәү һәм сәламәтлек өчен хәвеф тудыручы бүтән проблемаларның да килеп тууы ихтимал дип фаразлый галимнәр.