Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
4 декабрь 2019, 00:55

Яңа ел өстәле 10 меңгә төшәчәк

Һәрхәлдә, экспертлар шулай бәяли.

Nielsen үзәге тикшеренүе нәтиҗәләренә ярашлы, Яңа ел өстәле өчен русиялеләр, беренче чиратта, яшелчә һәм җиләк-җимеш, аннары сыр, ит һәм балык, шулай ук ит ризыклары сатып алачак. Бәйрәм табыны өчен иң популяр эчемлек — шампан шәрабы.
Русия халкы Яңа ел өстәле өчен ризыклар сатып алуга уртача 10 мең сум акча тотынырга ниятли, дип хәбәр итә “РИА Новости”.
Сорау алуны онлайн-интервью форматында үткәргәннәр, анда 1 меңнән артык кеше катнашкан. Шулай ук кибетләрдә сатып алучылар белән әңгәмә рәвешендә дә сорау алу уздырылган.
Тикшеренү нәтиҗәләре буенча, халыкның күпчелеге (респондентларның 93 проценты) Яңа ел бәйрәмендәге ашлар өчен яшелчә һәм җиләк-җимеш, сыр (89 процент), ит, балык һәм кош-корт (87 процент), шулай ук ит ризыклары (81 процент) сатып алырга ниятли. Тикшеренү нигезендә бу товарларга ихтыяҗ бәйрәмгә кадәр бер атна кала артачагы, ә сәүдәнең иң югары ноктасы 24-28 декабрьгә туры киләчәге дә ачыкланган.
Читайте нас: