Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
5 декабрь 2019, 11:05

Тәүге “Арифметика”ны кем төзегән?

Беренче дәреслеккә 315 ел тулган.

Аның авторы – Леонтий Филиппович Магницкий. Магницкий фамилиясен авторга Петр 1 үзе биргән, ни өчен дигәндә, гап-гади крәстиән малае белеме белән үзенә магнит кебек тартып торган.
“Арифметика” 2400 тираж белән басылган булган. Мәктәпләрдә 50 ел буена математиканы шушы китаптан өйрәнгәннәр. Беренче дәреслекнең тышлыгы кара-көрән төстәге күннән ясалган, аның агач капкачлары да булган. Тышлык ике күн каптырма белән каптырып куелган булган.
Исеме гади генә булса да, китапта алгебра, геометрия, тригонометрия, астрономия һәм навигация фәннәре буенча тулы мәгълүмат тупланган була. Ул 662 биттән тора, кара һәм кызыл төстәге буяулар белән калын кәгазьгә нәшер ителгән. Шунда ук аерым кушымталарда таблицалар да басылган була.

Чыганак: Наука и жизнь
Читайте нас: