Бу хәлне миңа берничә ел элек Уфа югары уку йортларының берсендә укыткан галим сөйләгән иде.
– Һәр елны безнең университет галимнәре геологлар партиясе белән төрле төбәкләрдә була,– дип башлаган иде ул сүзен. – Миңа ерак Көнчыгышта Хабарау һәм Приморье крайларындагы Сихотэ-Алинь тауларында эзләнү эшләрендә катнашырга туры килде. Шунда кеше ышанмаслык хәлгә тарыдым.
Бер тапкыр мин иптәшләремнән аерылып калып, адашып ялгыз торып калдым. Кеше аягы басмаган урман буендагы елга яры кырыенда тукталып, төнне шунда уздырырга булдым. Ут ягып, чәй кайнатып эчтем. Мылтыгымны алдыма салып, учак янындагы агачка аркамны терәп йокыга талдым. Бервакыт сәер тойгы белән йокымнан айнып киттем. Кемдер миңа текәлеп карап тора иде. Ул учакның аргы ягында миңа карап каткан. Гәүдәсе өч метр тирәсендә, коточмалы зат. Алдымда мылтык булуга карамастан, аны селкетергә курыктым, чөнки мин коралны аңа борганчы ул өстемә сикереп мине ботарлап ташлавына шик юк иде. Мин белгән барлы-юклы догаларымны укып күземне йомдым. Ни булса да булыр дип Ходайга тапшырдым. Якын-тирәдә аяк адымы тавышы һәм агач ботаклары сынуы ишетелде. Мин күзләремне ачканда ул зат юк иде. Төне буе йоклый алмый куркып чыктым.
Икенче көнне геологларны табып, аларга кушылсам да, өрәк белән очрашуым турында беркемгә дә сөйләмәдем. Көләрләр дип уйладым. Берничә көннән тайгада ялгыз яшәүче чукча йортында куна калдык. Икенче көнне иптәшләрем иртән ауга урманга кереп киттеләр, ә мине ашарга пешерергә калдырдылар. Шунда мин чукча картына өрәк белән очрашуым турында сөйләдем. Бабайның бер дә исе китмәде. Ул миңа аларны күп тапкырлар очратуын сөйләде. Чукчалар бу затларны “урман кешеләре” дип атыйлар икән. Алар элек күп очраган, хәзер саннары кимеп бара икән. Шулай итеп, дөньяда әле без белмәгән нәрсәләрнең күп икәнлеген аңладым.