Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
6 декабрь 2019, 18:40

БЕР КЫЗ ТЕСТ- ДРАЙВ ҮТКӘН - 11 МАШИНАНЫ ҖИМЕРГӘН

Яңа автомобильле буласы урынга, хәзер зыян салынган дистәдән артык машина өчен түләргә кирәк булачак.

Санкт-Петербургта бүген иртән "Audi A7" автомобилендә тест-драйв үтәргә, яисә автосалондагы машинада йөреп карарга алынган кыз башка сыймаслык авария ясаган. Ул зур тизлектә үз полосасыннан чыгып оча, юлдагы киртәне, светофорны, шуннан соң 11 автомобильне җимереп үза. Бәрелешү мизгеле регистратор объективы камерасына эләккән.
Ярый әле зыян күрүчеләр, имгәнүчеләр юк. Ике кеше кечкенә генә җәрәхәт алган.
Читайте нас: