Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
7 декабрь 2019, 18:45

ЕЛМАЕП АЛЫЙК ӘЛЕ...

Уфаның Сипайлово бистәсе буйлап троллейбус китеп бара икән. Водитель тукталышларны игълан итә: — Киләсе тукталыш — “Жуков урамы”.Үтеп китәләр. — Киләсе тукталыш — “Ковшова урамы”.Тагын үтеп китәләр. — “Ковшова”. Киләсе тукталыш — “Баязит Бикбай” урамы.Шунда водитель янына бер бабай килә дә: — Улым, минем фамилиям — Хәбибуллин. Миңа кайчан төшәргә?

Кибеткә пистолет күтәргән бандит керә дә сатучыдан сорый:
— Исемең ничек?
— Әлфия.
— Минем әнинең дә исеме Әлфия, шуңа мин сиңа тимим.
Аннары икенче бер егеттән исемен сорый.
— Минем исемем— Сәлим, ләкин дусларым Әлфия дип тә йөртәләр.
* * *
Автомобильчеләр әзерләү мәктәбендә имтихан бара. Бер курсанттан:
— Двигатель ничек эшли? — дип сорыйлар.
— Үз сүзләрем белән мөмкинме?
— Әлбәттә!
— Вжжжж! Вжжжж! Вжжжж!
* * *
Әтисе улыннан сорый:
— Улым, син үсеп җиттең инде, кем булырга уйлыйсың?
— Әти, мин Кыш бабай булырмын, ахры!
— Нишләп?!
— Нишләп, дип, чөнки ул Яңа елга кадәр бер атна һәм Яңа елдан соң бер атна гына эшли.
Читайте нас: